Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), рус язучысы, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист А.М. Горькийның (1868–1936) тууына 145 ел тулуга багышлап, «Кешеләрне хезмәт яшәтә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.
А.М. Горький - узган гасырда иҗат иткән иң каршылыклы язучыларның берсе. Күргәзмәдә аның әдәби әсәрләре белән таныша аласыз. Әлеге әсәрләрнең күбесендә кеше шәхесенең күптөрле һәм катлаулы сыйфатлары яктыртыла. Биредә шулай ук китапханә фондларында тупланган мемуарларны, тәнкыйть мәкаләләрен һәм совет әдәбияты классигының тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган башка документларны да күрергә мөмкин.
Күргәзмә март ахырына кадәр дәвам итәчәк.
.jpg)