Рудольф Нуриевның тууына 75 ел

2013 елның 11 марты, дүшәмбе
Рудольф Нуриевка – үзенең гомерен тулысы белән биюгә багышлаган танылган шәхескә – 17 мартта 75 яшь тулган булыр иде.
Нуриев исеме легендага әверелгән дәвердә без бу бөек артистны яңача ачабыз. Үз гомере эчендә ул 120 балет партиясе башкара, 29 фильмда уйный. 1992 нче елда Франциядә аеруча зур казанышлар өчен генә бирелүче Сәнгать һәм әдәбият командоры ордены белән бүләкләнә. Бервакыт тамашачылар Рудольф Нуриевка 40 минут дәвамында басып кул чабалар, пәрдә 89 мәртәбә күтәрелә – бу факт Гиннес рекордлар китабына кертелгән.
ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге җәмәгатьчелек игътибарына балет даһие, бөек артист, легендар хореографка багышланган күргәзмә тәкъдим итә. Анда биюченең иҗат юлына багышланган китаплар һәм альбомнар, монографияләр һәм Рудольф Нуриев катнашындагы спектакльләрнең видеоязмалары урнаштырылган.
Күргәзмәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International