Республикабызның иң күренекле милли-мәдәни мәркәзләреннән берсе булган Татарстан Милли китапханәсен күпләр үз итә. Биредәге заллар уку, белем эстәү өчен генә хезмәт итеп калмый, еш кына кызыклы очрашулар, әңгәмәләр, бәхәсләр мәйданына да әйләнә.
Шундый әһәмиятле чараларның берсе Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) әдип Фәнис Яруллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан булып үтте. Аның безнең арабыздан китеп баруына да елдан артык вакыт узды. Әдәби кичәгә Казан шәһәренең 144 нче һәм 174 нче урта мәктәпләре укучылары һәм укытучылары килде. Алар Фәнис Яруллинны чын мәгънәсендә олы әдип иткән, аның иҗатын үз гомереннән дә кадерлерәк күргән тормыш иптәше Нурсөя ханым һәм яшь шагыйрь Рифат Сәлах белән очраштылар, шулай ук Халык шагыйренең тормыш һәм иҗат юлын тулы чагылдырган зур күргәзмә белән таныштылар.
Тыңлаучыларны бигрәк тә Фәнис Яруллинның шәхесе һәм әдип буларак ниндилеге кызыксындырды. Нурсөя ханымның чыгышын да, шагыйрь Рифат Сәлахның зур осталык белән укыган шигырьләрен дә бик яратып кабул иттеләр. Шулай ук укучылар үзләре дә Фәнис Яруллинның шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар. Балалар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алып, ике сәгать вакытның үткәнен сизми дә калдылар.
Кичә ахырында Нурсөя ханым белән Рифат Сәлахка, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенең әлеге очрашуны оештыручы хезмәткәрләренә, Милли китапханә җитәкчелегенә укучылар һәм укытучылар исеменнән Казан шәһәренең 174 нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Зәнирә Сирин кызы ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.