Татарстан Республикасы Милли китапханәсе – республика китапханәләре өчен

2013 елның 20 марты, чәршәмбе
2013 нче елның февраль азагында ТР Милли китапханәсенең китап туплау бүлегенә «Атлас Bulgarica. Время и пространство Болгарской цивилизации» басмасы һәм «История татар с древнейших времён» китабының 6 һәм 7 нче томнары килде.
«Атлас Bulgarica. Время и пространство Болгарской цивилизации» басмасы ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды тарафыннан әзерләнгән. 1500 нөсхә китапны сатып алыр өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының резерв фонды акчаларыннан 6 млн. сум бүлеп бирелде.







Мәдәни мирасны саклау максаты белән кабул ителгән «Мирас-Наследие» комплекслы программасын тормышка ашыру кысаларында «Истории татар с древнейших времён» китабының 6 һәм 7 нче томнары дөнья күрде. Китапны нәшер итү, Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы игълан ителү уңае белән Министрлар Кабинетының 2012 елгы 7 июль (№1161-р) карары нигезендә финансланган. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә «Истории татар с древнейших времён» басмасының 6 нчы һәм соңгы 7 нче томы 3500 нөсхәдә килде.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International