Гарәп графикасында язылган өч кулъязма көндәлек-хатирәне Милли китапханәдә хәзерге графикага күчерделәр

2020 елның 13 декабре, якшәмбе

Кышкы китап фестивале кысаларында 12 декабрь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә гарәби хоруфаттагы кулъязма көндәлек-хатирәләрне хәзерге графикага күчерү лабораториясе булып узды. Аның максаты – моңа кадәр басылып чыкмаган тарихи кулъязмалардан уникаль материалларны татар һәм рус телләрендә басмага әзерләү. Бу кулъязмалар безгә авторларының шәхси күзаллавы аша үткән гасыр тормышы белән танышырга мөмкинлек бирә.

Гарәп графикасындагы текстларны Милли китапханәнең директор урынбасары Ирек Һадиев, кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин һәм әлеге бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов укыдылар. Көндәлек-хатирәләрне укып карарга, компьютерда җыюда һәм тәрҗемә эшләрендә катнашырга теләүчеләр социаль челтәрләрдә игълан ителгән open call ярдәмендә чакырылды. Егермедән артык кеше теләк белдерде, алар арасында КФУның студент-филологлары, югары уку йортлары укытучылары, төрки дөньяны өйрәнүчеләр дә бар иде.

Лаборатория өч группага бүленеп эшләде һәм, нәтиҗәдә, өч көндәлек-хатирә укылды, рус теленә тәрҗемә ителде һәм басмага хәзерләнде:

1. Кытайда яшәүче татар эмигрантлары кызы – 5 нче сыйныф укучысы Халидә Ваһапованың 1927 елның гыйнвар-апрель айларында язган көндәлекләре. Халидә аларда үзенең гадәти тормышын: мәктәпкә укуга бару, дәресләре, буш вакытын ничек үткәрүе хакында кыскача мәгълүмат язып барган. Бу укучы бала язган гади генә көндәлек булса да, ул безгә Маньчжуриядә яшәүче татар эмигрантларының тормышы белән танышырга мөмкинлек бирә.

2. Узган гасырның 50 нче елларында Шәрәфетдин Ногман улы тарафыннан язылган истәлекләр. Автор 1883 елда Татар Тау Иле авылында, крестьян гаиләсендә туган. Үзенең истәлекләрендә революциягә кадәр татар мәдрәсәсендә укыган вакытларын, тегүчедә өйрәнчек булып эшләү, армиядә хезмәт итү елларын язып үткән. Пермь шәһәрендә ит һәм бакалея кибетләрендә приказчик булып эшләгәнен, өйләнүен, совет елларындагы көндәлек тормышын ул аеруча тәфсилләп язган.

3. Иске Му авылы кешесе Гыйльмулла Гыйбадуллинның 1928 нче елларда язган хатирәләре. Ул үзенең кайгы-хәсрәтсез балачагын, мәдрәсәдә укыган елларын, авыл тормыш-көнкүрешен, татар бәйрәмнәрен бик гади, әмма гаҗәеп матур тел белән сурәтләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International