Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт), һәр ел саен 25 нче мартта билгеләп үтелә торган Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан, «Мәдәният – алга баруның нигезе» исемле күргәзмә оештырылды.
Күргәзмәдә хәзерге заман мәдәнияте мәсьәләләрен яктыртучы газета һәм журналлар урын алган.
Китапханәләр һәм китапханә эше мәдәниятнең мөһим бер өлеше булып тора. Шуны истә тотып, күргәзмәнең бер бүлеге китап һәм газета-журналлар укуга багышланды.
Китапханәгә рәхим итегез!


