Яңа ел ишек шакый

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге «К нам стучится Новый год − Яңа ел ишек шакый» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Яңа ел − безнең илдә иң яраткан, һәркем тарафыннан көтеп алынган бәйрәм. X-XIV гасырларда Рәсәйдә Яңа елны 1 мартта, 1348 елдан – 1 сентябрьдә билгеләп үтәләр, ә 1700 елдан Петр I указы буенча 1 гыйнварга күчерәләр.

Яңа елны һәм Раштуаны 100 ел элек ничек каршы алганнар, ни өчен нәкъ менә Яңа елда чыршы бизиләр, Кыш Бабай һәм Кар кызы кайчан барлыкка килгән − барлык сорауларга да җавапны виртуаль күргәзмәдәге басмалардан  табып була. Моннан тыш, биредә чыршыны бизәү серләренә төшендерүче, Яңа ел бизәкләрен һәм уенчыкларын үзлектән ясарга өйрәтүче китаплар да бар. Виртуаль күргәзмә түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала:

  • Яңа елны каршылыйбыз
  • Яңа ел тарихы
  • Яңа ел остаханәcе

Рәхим итегез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International