Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге яңа кайткан китапларның виртуаль күргәзмәсен тәкъдим итә.
Китапханәнең фонды даими рәвештә тулыланып тора. Виртуаль күргәзмәдә белем тармакларының бик күбесенә караган яңа китаплар урын алды. Кызыклы авторлар, мавыктыргыч юнәлешләр һәм жанрларның күптөрлелеге китап укучыларга кызыклы булачак.
Яңа китапларның тулы исемлеге белән сез китапханә сайтының «Эшчәнлек» бүлегендә таныша аласыз.