«Тукай вакытлы матбугатта»

2013 елның 2 апреле, сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Габдулла Тукай тормышына һәм иҗатына багышлап төрле еллардагы журнал-газета битләрендә дөнья күргән мәкалә-язмалардан әзерләнгән «Тукай вакытлы матбугатта» дигән күргәзмә оештырылды.

Габдулла Тукай – халкыбызның бөек шагыйре генә түгел, ул – әдәби тәнкыйтьче дә, юмор-сатира остасы да, журналист та, сәясәтче дә, икътисадчы да һәм, әлбәттә, мөгаллим дә.

Шагыйрьнең тормышы, иҗаты, аның мәхәббәте, музыкага, укыту һәм тәрбиягә мөнәсәбәте «Азат хатын» («Сөембикә»), «Совет мәктәбе» («Мәгариф»), «Совет әдәбияты» («Казан утлары»), «Советская Татария» («Республика Татарстан») һ.б. вакытлы матбугат басмаларындагы мәкаләләрдә ачык чагылган.

Күргәзмә 1 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр эшли. Рәхим итегез!



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International