Габдулла Тукайның тууына 127 ел

2013 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), татар халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайның (1886 – 1913) тууына 127 ел тулу уңаеннан, китап күргәзмәсе ачылды .
Аңа китаплар туплаган вакытта Татарстан Милли китапханәсе фондларында саклана торган китап басмалары файдаланылды.
Күргәзмә Габдуллы Тукайның иҗаты һәм туган як тарихы белән кызыксынучы киң катлау укучыларга исәпләнгән. Анда шагыйрь замандашларының хатирәләре, атаклы әдипнең тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар куелган. Экспозициядә Тукайның бәя биреп бетергесез әсәрләре, шулай ук дөнья халыклары телләрендә нәшер ителгән, балалар өчен тәгаенләнгән әкиятләре дә зур урын алып тора.
Күргәзмә 2013 нче елның апрель ахырына кадәр торачак.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International