«Казан химия мәктәбе» галимнәренең юбилейлары

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Казан университетының химия лабораториясендә ХIХ гасыр урталарында аерым бер гыйльми мәктәп барлыкка килә, ул хезмәтләре дөньякүләм химия фәненең алтын фондын тәшкил иткән мәшһүр галимнәрнең исемнәре һәм эшчәнлеге белән бәйле.

2021 ел – Россиядә Фән һәм технологияләр елы. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре, химия фәне галимнәренең юбилейлары уңаеннан, «Казанская школа химиков = Казан химия мәктәбе» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә әзерләде.

Әлеге күргәзмәдә Карл Карлович Клаусның, Гыйлем Хәйри улы Камайның, Александр Михайлович Зайцевның тормыш юллары һәм гыйльми эшчәнлекләре турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирү максаты куелды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International