Ватаныбыз сагында

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре «Ватаныбыз сагында» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул – халыкның тыныч тормышын, үз илеңнең намусын саклау.

Күргәзмәдә китапханә фондларында сакланучы газета һәм журнал битләреннән Ватанны саклаучылар, аларның батырлыклары, Россиянең оборона-сәнәгать комплексының үсеше турында шактый күп файдалы, кызыклы мәгълүмат табарга була.

Күргәзмә киң даирә укучыларга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International