РФ китапханәләре методик хезмәт белгечләре өчен онлайн-семинар

2021 елның 19 феврале, җомга

18 февраль көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре Россия Милли китапханәсе тарафыннан «РФ субъектларының үзәк китапханәләре: 2021 елда эшчәнлек» проектында катнашучылар өчен оештырылган онлайн-семинарда катнаштылар.

ZOOM платформасында уздырылган Семинар бөтен Россия Федерациясеннән китапханәләрнең методик хезмәт белгечләрен җыйды.

Россия Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлегендә эшләүче тәҗрибәле һөнәрдәшләр – С.А. Басов, М.Б. Аврамова, Т.И. Тактайкина, Е.О. Чувашова, А.Г. Кузнецова методик эшчәнлекнең мөһим мәсьәләләре буенча киңәйтелгән консультацияләр бирделәр:

– проектның 2021 елга әһәмиятле бурычлары, проектның 10 еллыгы;

– китапханәләр челтәрендәге үзгәрешләрне күзәтеп бару: төп бурычлар һәм гамәлләр алгоритмы; 6-НК формасын төгәлләштерү буенча тәкъдимнәр;

– аналитика конкурсы: үткәрү этаплары, катнашучыларга киңәшләр; «РФ субъектларының үзәк китапханәләре» корпоратив мәгълүматлар базасын әһәмиятле документлар белән тулыландыру;

– модель китапханәләр: федераль күрсәтмәләр һәм төбәкләр тәҗрибәсе;

– китапханәнең уставы: статусны, функцияләрне, аерымланган структур бүлекчәләрне чагылдыру.

Файдалы һәм югары профессиональ дәрәҗәдә узган фикер алышуларга Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре дә кушылды. Барлык катнашучылар да мондый төр чаралар методистларның һөнәри үсеше өчен бик мөһим булуын һәм онлайн-форматтагы һөнәри очрашулар циклын дәвам итү теләген белдерделәр.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International