Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, татар әдәбиятының классик шагыйре Һади Такташның (1901–1931) тууына 120 тулуга багышлап, «Яңа тормышка таба» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә шагыйрьнең үзе исән вакытта нәшер ителгән китаплары, аның әсәрләре басылган газета-журналлар саклана. Аларның күбесе шушы күргәзмәдә тәкъдим ителә.
Виртуаль күргәзмә шагыйрьнең шигырьләре аша аның тормышы, хис-кичерешләре хакында сөйли, чөнки Такташның омтылышларын, күңел халәтен бары тик аның иҗаты аша гына аңларга мөмкин.
Кызганыч ки, Һади Такташ бик яшьли вафат була. Шушы кыска гына гомере эчендә ул татар әдәбияты тарихында онытылмаслык якты эз калдырды. Такташ шигърияте әле менә яңа гына каләменнән төшкән кебек, хәзерге көндә дә актуальлеген югалтмый, заман белән бергә атлый.
Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә Һади Такташ шигъриятен, татар әдәбиятын яратучыларга кызыклы булыр.