Сезнең өчен, хөрмәтле хатын-кызлар...

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне – якынлаша. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре бу бәйрәм алдыннан, кешелекнең иң гүзәл затларына багышлап, «Сезнең өчен, хөрмәтле хатын-кызлар...» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Яз фасылы белән һәм хатын-кызны бер-берсеннән аерып булмый. Бер үк вакытта кыю һәм көчле, назлы һәм бераз кырыс, үзгәрүчән кәефле, дәртле, әмма һәрчак эчкерсез хисләргә бай булган олы йөрәкле зат бит ул хатын-кыз!

Вакытлы матбугат бүлегендә саклана торган газета һәм журнал сәхифәләрендә нәкъ менә шундый хатын-кызлар белән танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International