Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
«Төп нөсхә көне»ндә – Милли китапханә ядкәрләре
2013 елның 17 апреле, чәршәмбе
2013 нче елның 15 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, Габдулла Тукай әдәби музеенда оештырылган «Төп нөсхә көне»ндә катнашып, китап күргәзмәсе куйды.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондларында саклана торган, Габдулла Тукай үзе исән вакытта басылып чыккан китаплар урын алды. Шагыйрьнең үзе исән чакта 22 исемдәге 46 китабы нәшер ителгән. Милли китапханә фондларында шуларның 14 исемдәгесе саклана. Аларның иң элекесе – 1907 нче елда бертуган Шәрәфләрнең китап нәшриятында «Шигырьләр китапханәсе» сериясеннән 3 нче дәфтәр булып «Г.Тукай шигырьләре» исеме белән дөнья күргән җыентыгы. Китап тиражы ул вакыт өчен генә түгел, хәтта безнең заманыбыз өчен дә бик күләмле – 4000 данә.
Халкыбызның олуг шагыйре Габдулла Тукай китапларының кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклануы – биредә эшләүче хезмәткәрләр өчен дә зур җаваплылык. Ә аларның төп бурычы исә – бу кыйммәтле мирасны яшь буынга җиткерү һәм аның белән киң җәмәгатьчелекне әледән-әле таныштырып тору. Казандагы Габдулла Тукай музее белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе инде бишенче ел бу изге гамәлдә хезмәттәшлек итә.
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге: (843) 292-09-28.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
«Китап карикатуралары» күргәзмәсен ачуга чакырабыз.
Тантаналы чара Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы һәм «Чаян»журналының баш мөхәррире катнашында узачак.
25
май, 2026 ел
Гомәр Бәшировның тууына 125 ел
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.
Минзәләдә китапханәчеләр семинары
2026 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Халыклар бердәмлеге – иң зур байлык» дигән темага китапханә хезмәткәрләре өчен төбәк семинары узды.
25 майдан 31 майга кадәр чаралар афишасы
Безнең вакыйгаларга теркәлегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз