20 март көнне иртәнге сәгать 9дан Милли китапханәдә (Пушкин ур., 86) китапларны өйгә алып булачак. Моның өчен абонемент буенча да хезмәт күрсәтә торган, автоматик китап бирү системасы белән җиһазланган универсаль залга килеп, укучы билетын алу җитә. ТР Президенты грантына бөтен дөнья нәшриятларыннан сатып алынган 40 000 китапның һәрберсен өйгә алу мөмкин.
Китапханәнең үзендә дә утырып укырга була. Моның өчен уңайлы кәнәфиләр һәм өстәлләр белән җиһазланган заманча универсаль зал һәм ачык киштәләрдә 150 000 китап урнашкан классик зал бар. Биредә һәркем кирәкле басманы үзе эзләп табып, аны уку залының тыныч мохитендә укый ала.
Әйтелгәннәрдән тыш, җиде ай дәвамында китапханәнең алты китап саклагычында миллион ярымнан артык китап, вакытлы матбугат басмалары һәм башка документлар урнашты. Уку залында, укучы билеты ярдәмендә аларга заказ биреп була.
20-21 март көннәрендә һәркем «Керү ирекле: китапханә тарихы һәм яшәеше» дип аталган махсус экскурсиягә кушыла алачак. Укучылар китапларның кулга бирүгә ничек әзерләнүен, китапханәнең эчке корылышын һәм китапханә хезмәтләреннән ничек файдалану мөмкинлекләрен беләчәкләр. Универсаль залда 100 нәшрият йортының иң яхшы китаплары күргәзмәсе ачылачак. Уку залында «Олы юл эзләре» дип аталган кулъязмалар һәм сирәк китаплар күргәзмәсе, Габдулла Тукайның иң әһәмиятле басмалары җыелмасы белән танышып булачак. Сабыйлар залында «Халык хәзинәсе — әкият» күргәзмәсе, балалар залында — фән турында «Бу сиңа мәктәп түгел» дип аталган кызыклы китаплар күргәзмәсе эшләячәк. Үсмерләр залында төрле премияләргә лаек булган яшүсмерләр әдәбияты белән танышып булачак.
Шулай ук бу көннәрдә китапханәдә тел һәм әдәбият клублары эшләячәк. Төрле яшьтәге балалар өчен остаханәләр һәм уку клублары оештырылачак. Өлкәннәр өчен «Тарихи бранч» тарих сөючеләр клубы һәм 100 еллык кулъязмаларны тотып карау мөмкинлеге булган көндәлекләр тәрҗемә итү лабораториясе узачак.
21 март — Бөтендөнья шигърият көнендә китапханәнең конференц-залында «Шигъри баттл» үтәчәк.
20 һәм 21 март көннәрендә китапханәгә барлык килүчеләр өчен «Китапханә» промокоды буенча «Смена» китап кибетендә, каһвәханәдә һәм MOÑ спектакльләренә ташламалар ясалачак.
Китапханәгә кереп китап уку, өйгә китап алу һәркем өчен мөмкин. Ә чараларда катнашу өчен алдан теркәлү зарур: https://nbrt.timepad.ru/events/ Коронавирус авыруы белән бәйле санитар таләпләрне үтәү, битлек киеп килү таләп ителә.