Мәдәният хезмәткәрләре көненә виртуаль күргәзмә

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

25 мартта Россиянең мәдәният һәм сәнгать әһелләре, мәдәни мирасны саклаучылар һәм популярлаштыручылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Ул РФ Президентының 2007 елның 27 августында дөнья күргән Указы нигезендә гамәлгә куелган иде.

Бөтенроссия мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге виртуаль тематик күргәзмә-презентация әзерләде. Анда тәкъдим ителүче китаплар һәм белешмә басмалар «Россия мәдәнияте − илкүләм байлык», «Гасырдан - гасырга Татарстан мәдәнияте», «Татарстанның мәдәни мирасы», «Мәдәниятка багышланган гомер» дигән дүрт бүлеккә берләштерелгән. Виртуаль күргәзмә китапханәләр, музей хезмәткәрләре, театр, кино сәнгате әһелләре, мәдәният йортларында, авыл һәм шәһәр клубларында хезмәт куючылар, үзешчән сәнгать коллективлары һ.б.өчен кызыклы булачак.

Мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм күргәзмәдә көтеп калабыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International