Кайбычта китапханәчеләр семинары

2021 елның 20 марты, шимбә

Республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 18 март көнне Кайбыч Үзәк китапханәсендә «Тел – безнең гомер юлдашыбыз» дип аталган китапханәчеләр семинары узды.

Семинарда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары И.Г.Һадиев, фәнни-методик бүлекнең баш китапханәчеләре З.Ә.Җамалиева һәм Р.Р.Гаязова, Кайбыч муниципаль районының Үзәк, Үзәк балалар, авыл китапханәләре хезмәткәрләре катнашты. Аларны Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Ф.Петухова сәламләде. И.Г.Һадиев 2021 елның Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе уңаеннан китапханәләр алдында торган бурычлар турында сөйләде, киң җәмәгатьчелекне, бигрәк тә яшь буынны милли әдәбият әсәрләрен укуга күбрәк җәлеп итәргә чакырды. Милли китапханәнең һәм Кайбыч үзәкләштерелгән китапханәләр системасының методистлары һәм районның алдынгы китапханәчеләре төрле чаралар оештыру һәм үткәрү тәҗрибәләре белән уртаклашты, яңача һәм отышлы эш алымнары тәкъдим итте.

Семинар ахырында катнашучыларның Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, соңгы вакытта халкыбыз арасында киң танылу алган ике томлы «Карт шомырт хатирәсе» китабы авторы, Татарстанның атказанган аш-су остасы Равилә Шәйдуллина-Мурат белән бик җанлы һәм тирән эчтәлекле очрашуы узды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International