Милли китапханәнең без күптән көтеп алган укучылары! Сезнең белән үткәргән беренче ике көннең мөһим саннары белән уртаклашырга ашыгабыз. 20 һәм 21 март көннәрендә:
✔️ китапханәгә 3902 кеше килде
✔️ 821 файдаланучы беренче тапкыр укучы кенәгәсе ясатып алды
✔️ 2410 данә китап бирелде
Шундый зур кызыксыну күрсәткәнегез, ихлас елмаюларыгыз, китапханә мәйданнарын җанландырып, аны ямьгә күмгәнегез өчен рәхмәт Сезгә! Көн саен иртәнге сәгать 9:00 дан кичке 9:00га кадәр һәммәгезне кабул итәбез, килегез! ❤️