«Укуны өйрәнү форматлары и тәҗрибәләре» дигән II нче фәнни-гамәли лабораториядә катнашу

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2021 елның 18–19 мартында Мәскәүдәге Россия дәүләт балалар китапханәсендә уздырылган «Укуны өйрәнү форматлары и тәҗрибәләре» дигән II нче фәнни-гамәли лаборатория эшендә катнашты. Лабораториядә турыдан-туры да, онлайн-форматта да катнашу мөмкинлекләре тудырылган иде.

Лабораториянең оештыручылары – РФ Мәдәният министрлыгы, Россия дәүләт балалар китапханәсе, Россия милли китапханәсе, Россия китапханәләр ассоциациясе.

Пленар утырышлар, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, һөнәри бәхәсләр кысаларында гамәли тәҗрибә белән уртаклашу дәвамында Россиядәге китап укучыларны өйрәнүнең заманча алымнары турында фикер алыштылар, укуны өйрәнү өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр каралды.

Спикерлар (алып баручылар, фикри юнәлеш бирүчеләр) сыйфатында китапханә эшенең дәрәҗәле белгечләре чыгыш ясады, болар: Россия дәүләт җәмәгать тарих китапханәсе директоры, Россия китапханәләр ассоциациясе президенты М.Д.Афанасьев, Россия дәүләт балалар китапханәсе директоры М.А.Веденяпина, Россия милли китапханәсенең Уку үзәге мөдире, Россия китапханәләр ассоциациясенең уку буенча секциясе рәисе В.В.Ялышева, Россия Мәгариф академиясе әгъза-мөхбире, педагогика фәннәре докторы, профессор, РФА ФТҮнең укуны өйрәнү бүлеге мөдире Ю.П.Мелентьева, Россия дәүләт балалар китапханәсенең социология, психология һәм балалар укуы педагогикасы бүлеге баш фәнни хезмәткәре В.П.Чудинова һ.б.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсен фәнни-методик бүлекнең баш китапханәчесе Э.Г.Хөсәенова тәкъдим итте. «Укуны һәм китапханә аудиториясен өйрәнү» дигән тематик секция эше дәвамында ул «Татарстан муниципаль китапханәләреннән файдаланучыларның чынбарлыктагы укуы» дигән доклад сөйләде, аның эчтәлеге республикадагы китапханәләрдә үткәрелгән социологик тикшеренү нәтиҗәләренә нигезләнгән иде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International