«Мөхәммәдия» – рухи хәзинәбез гәүһәре

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе

«Казан Кремле» дәүләт тарих, архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына караган, Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда 2013 нче елның 18 нче апрелендә «Гаҗәеп «Мөхәммәдия» китабы: рухи хәзинәбез гәүһәре» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

«Мөхәммәдия» – төрек телендәге зур күләмле дини-дидактик поэма. Аның авторы Мөхәммәд Чәләби – урта гасыр госманлы-төрек шагыйре. Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган «Мөхәммәдия» китабы татар гаиләләрендә изге Коръән белән янәшә торган. Татар язучысы Галимҗан Ибраһимов аны «акыл өчен энциклопедия һәм күңел өчен поэзия» дип атаган. Ул гасырлар буе халкыбызның әдәби зәвыгын, әхлагын тәрбияләгән китап буларак игътибарга лаек.

Күргәзмәдә урын алган «Мөхәммәдия» китабының үрнәкләренә карап, китап графикасы сәнгате, татар басма китабы үсешен күзәтергә мөмкин.

Әлеге күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган «Мөхәммәдия» китапларының 9 кулъязма һәм басма нөсхәләре дә урын алды.

Күргәзмәдә шулай ук КФУның Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Милли архивы, Санкт-Петербургтагы Диннәр тарихы музее, Төркия Милли китапханәсе, Юныс Әмре институты фондларыннан җыелган кулъязма һәм басма «Мөхәммәдия» китаплары, Казан университеты матбагасы тарихына һәм М.Казембекның эшчәнлегенә бәйле архив документлары, Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган ХХ нче йөз башы басма шәмаилләре һәм миниатюралар җыелмасы, тарихи экспонатлар буларак куелган уку-язу әсбаплары, милли кием үрнәкләре белән дә танышырга мөмкин. Залда урнаштырылган экран аша «Мөхәммәдия»не көйләп уку күренешләре яздырылган видеофильм да күрсәтелә.

 
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге (телефон: (843) 292-09-28).

 

 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International