Хлебников фестивале Татарстан Милли китапханәсендә кунакта

2013 елның 19 апреле, җомга

 2013 нче елның 18-20 нче апрель (көннәрендә) Казанда «Ладомир» Халыкара Хлебников фестивале уздырылды, шушы нисбәттән 19 нчы апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә дә чаралар үтте. Тихон Чурилинның уникаль фотографияләр, рәсемнәр күрсәтү, автографлар бирү белән оештырылган «Шигырьләр һәм поэмалар» китабын  тәкъдир итү, Европа  университеты каршындагы Санкт-Петербургта яңа авангард сериясендә нәшер ителгән Велимир Хлебниковның «Труба марсиан»  китабын таныштыру белән бергә барды.

«Поэт-будетлянин сегодня: штрихи к портрету» дип аталган түгәрәк өстәл утырышын шагыйрь һәм рус авангардын өйрәнүче  Арсен Мирзаев (Санкт-Петербург) һәм шагыйрь, тәнкыйтьче, нашир Евгений Степанов (Москва) уздырдылар.

  Әлеге чаралар төрле илләрнең һәм шәһәрләрнең язучыларын, шагыйрьләрен  берләштерде. Алар арасында Александр Тимофеевский, Евгений Степанов, Александр Переверзин, Андрей Новиков, Вадим Терёхин, Евгений Харитонов, Милош Камиль Манастерский (Польша), Арсен Мирзаев, Евгений Мякишев, Рубен Ишханян (Армения), Татьяна Перцева (Финляндия), Майя Шереметева һәм башкалар.

 Очрашу истәлеге итеп шагыйрьләр китапханәгә үзләренең китапларын бүләк иттеләр, алар милли китапханә фондларында лаеклы урын алырлар.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International