Идел буе һәм Татарстан халыклары мәдәнияте

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтындагы «Идел буе халыклары: мәдәният, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, символика» дигән тематик белешмәлек яңартылды.

2021 ел Татарстанда Туган  телләр һәм халыклар бердәмлеге  елы дип игълан ителде. Моның  максаты – туган телләрне, мәдәниятләрне  һәм традицияләрне саклауга һәм  үстерүгә ярдәм итү. Тематик белешмәлеккә  Идел буе халыклары турындагы, аерым алганда, Татарстан Республикасындагы милләтара мөнәсәбәтләргә, шушы җирлектә яшәүче халыкларның төрле иҗади чараларын, фестивальләрен үткәрүгә караган мәгълүмати чыганаклар өстәлде.

Белешмәлектә Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Татарстан халыкларының Дуслык йорты эшчәнлеге, «Наш дом – Татарстан» журналы махсус чагылыш тапкан. Республикабыздагы этномәдәни инфраструктура үсеше турындагы мәгълүмати-аналитик күзәтүләр һ.б. да урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International