3-4 апрельдә Милли китапханәдә «Jadidfest: Казан — су шәһәре» фестивале узачак

2021 елның 30 марты, сишәмбе

3-4 апрельда Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Милли китапханә яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясе — Jadidfest фестивале уздырачак. Программада: күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр, яңа журнал. Керү бушлай.

Беренче тапкыр 2015 нче елда оештырылган Jadidfest — иҗади экспериментлар мәйданы. Ул казанлыларны яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар һәм башка шәһәр берләшмәләре белән таныштыра.  Узган елларны Jadidfest Уен автоматлары музеенда, «Смена» заманча мәдәният үзәгендә үткәрелә иде. 2019 елда ул Яңа бистәсе юбилеена багышланган иде. 
Фестивальнең бөтен диярлек чаралар татар телендә уза. Быелгы фестивальнең төп темасы — су: без эчә, йөзә торган гына су түгел, шул исәптән — елгалар, каналлар, күлләр суы да.

4 апрельдә көндезге икедә "Су" китапчыгын тәкъдим итәбез.  Журналның төп темасы — су: без эчә, йөзә торган гына су түгел, шул исәптән елгалар, каналлар, күлләр суы да. Китапның эчендә — бу темага багышланган шигырьләр, эсселар, новеллалар, тарихи документлар. Аны без укучылар арасында бушлай таратабыз.

Аерым чараларга керү өчен алдан теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International