Сугыш чоры җырлары

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге, Бөек Җиңү көненә багышлап, «Сугыш чоры җырлары» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.
Каты сугышлар, чиктән тыш күп югалтулар, Җиңү хакына гомерләрен корбан иткән ватандашларыбыз турындагы хәтер бу куркыныч сугыш тәмамлануга дистә еллар узса да сүнми. Сугыш елларында, шулай ук сугыш чорыннан соң да композиторлар һәм шагыйрьләр, шул авыр елларда яшәгән кешеләрнең хисләрен искиткеч төгәл, тулы чагылдырган җырлар иҗат итәләр. Тыныч чорда сугыш җырлары мәңге онытылмаслык зур батырлык турындагы хәтер сакчысы буларак яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләү бурычын үти.
Күргәзмә ике бүлектән тора:
«Совет чоры музыкасында Бөек Ватан сугышы» – монда җыр китаплары һәм җыентыклары, ноталы басмалар урнаштырылган.
«Солдат турында баллада» – бу бүлек күңел биреп тыңларлык музыкаль язмаларны, шулай ук видеодокументларны үз эченә ала.
Сәнгать бүлегенә (Казан, Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез!








ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International