Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге дөньякүләм танылган тюрколог-галим, Россия фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Әдһәм Рәхим улы Тенишевның (1921–2004) тууына 100 ел тулуга багышланган «Халкыбызның зыялы улы» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Тюркология фәне үсешенә зур өлеш керткән Ә.Р.Тенишев – филология фәннәре докторы, Халыкара мәгълүмат академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия табигать фәннәре академиясенең шәрәфле әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Төркия лингвистика җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы (Төркия), Фин-угыр җәмгыятенең мөхбир әгъзасы (Финляндия), Россия Фәннәр академиясенең Тел гыйлеме институтында Урал-алтай телләре бүлеге мөдире, Тюркологларның Совет (Россия) комитеты рәисе, «Евразия халыклары эпосы» сериясенең баш мөхәррире, «Совет тюркологиясе» журналының баш мөхәррире, ЮНЕСКО карамагындагы Европа лингвистика атласы редакциясе әгъзасы, Төркия Җөмһүриятенең «Лиокад» ордены иясе, Азия мөселманнары комитетының әл-Бохари бүләге иясе, «Татар морзалары» җәмгыяте әгъзасы булган мәшһүр шәхес.
Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә Ә.Р.Тенишевның шәхси китапханәсеннән рус, татар, инглиз, төрек телләрендә 3 меңгә якын китап һәм вакытлы матбугат басмалары, хатлары кадерләп саклана. Күргәзмәдә 1918–2002 елларда дөнья күргән әлеге басмаларның бер өлеше тәкъдим ителде. Аларның күбесе тел һәм әдәбият белемнәренә, тарихка, этнографиягә карый.
Библиографик җәһәттән сирәк булып санала торган китап та бар. Ул – В.В.Радлов белән С.Е.Маловның 1917 елда чыккан, борынгы төрки язуга багышланган басмасы.
Галим күп кенә гыйльми басмаларның җаваплы яки фәнни мөхәррире булган. Күргәзмәдә шундыйлардан төрки телләр тарихына, хәзерге һәм тарихи диалектологиягә, борынгы төрки язма истәлекләргә, тарихи грамматикага караган китаплар бар. Татар галимнәренең аның мөхәррирлегендә чыккан, тел белеменә караган хезмәтләре дә урын алды.
Этимологик, диалектологик, алынмалар сүзлекләре, тюркологиягә караган искиткеч кыйммәтле белешмәлекләр дә күрсәтелде. Мәсәлән, Ә.Р.Тенишев мөхәррирлегендә чыккан «Борынгы төрки сүзлек» (1969) һәм «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге» (1965), «Төрки телләр буенча этимологик сүзлек» (1989), Ә.Б.Халидовның «Исхак әл-Фараби һәм Мәхмүд әл-Кашгарый сүзлекләре» (1987), Мостафа Ногманның «XVII- XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр» (1969) һәм башка басмалар.
Тенишев «Евразия халыклары эпосы» фундаменталь сериясендә баш мөхәррир ролен үти. Кыргыз халкының «Манас» (1995), казакъларның «Кыз-жибек» (2003), бурятларның «Куәтле Абай Гэсэр» (1995) героик дастаннары – кызыксыну тудырырдай күркәм басмалар.
Кулъязмалардан Рабгузиның «Кыйссасел-әнбия» әсәренең XIX гасыр ахырында күчереп язылган нөсхәсе, Ә.Р.Тенишевның «Новый список Рабгузи» (1983) исемле мәкаләсенең копиясе, ХVIII гасырда күчереп язылган кыска догалар; XIX гасырга караган, бизәкле күн тышлыктагы, төрки һәм фарсы телләрендәге шигырьләр, газәлләр җыентыгын да күрергә мөмкин.
Күргәзмә киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителә.