24 апрель көнне Милли Китапханә «Реальная Астрономия» студиясе белән берлектә «Библиотөн» акциясен уздыра

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Быел акция «Китап йолдызларга юл сала» темасына багышланган. ТР Милли Китапханәсе бу «Библиотөнне» «Реальная Астрономия» студиясе белән коллаборациядә уздыра. 

24 апрель көнне китапханәдә уку клублары очрашулары, китап күргәзмәләре һәм космоска багышланган башка чаралар узачак. Кич белән 18:00 сәгатьтә күргәзмә залында балалар өчен «Звезды и то, что вокруг» шоу-сәяхәте узачак. Тамашачылар астероид һәм кометаларны, Кояш системасының барлыкка килү тарихын өйрәнәчәк, яңа йолдызларның барлыкка килүе турында күбрәк беләчәк һәм хәтта Кара тишек кырыенда пәйда булачаклар.

Конференц-залда «Реальная Астрономия» проектын булдыручы Виталий Каретников Галәм буенча «Наш космический адрес» дип аталган мультимедиа-экскурсия белән чыгыш ясыячак. Тамашачылар Милли Китапханәнең бинасыннан туры космоска очып, Галәмнең өйрәнелгән киңлекләрен күзәтәчәкләр.

Кич азагында китапханә кунаклары чып-чын космик шоуда катнаша алачаклар. Bagaveev Corporation компаниясен булдыручы конструктор Надыйр Баһавиев белән бергә кечкенә ракеталар ясап, аларны Казансу ягына очырачакбыз. 

Китапханәгә керү ирекле, аерым чараларга — теркәлү буенча: https://nbrt.timepad.ru/events/

___________________________

Чаралар программасы

Көнозын:

•  Универсаль һәм уку залларында космос һәм фәнгә багышланган «Бишенче океанга юл тотабыз» күргәзмәсе

•  Балалар мәйданчыгында «Галәмгә» китаплар күргәзмәсе

• Яшүсмерләр залында «Чып-чын космос» китаплар күргәзмәсе 

• Космос турында QR-квест

• Йолдызлы инсталляция

15:00 "Читашки" клубы: Михаил Есеновскийның «Луна за диваном» китабы

16:00 Балалар өчен «Покорители космоса» квесты

17:00 Үсмерләр өчен "Дай подумать" клубы очрашуы

18:00 «Реальная Астрономия» студиясеннән «Звезды и то, что вокруг» шоу-сәяхәте

18:00 «Реальная Астрономия» студиясеннән «Наш космический адрес» мультимедиа экскурсиясе

19:00 Bagaveev Corporation компаниясен булдыручы конструктор Надыйр Баһавиев белән ракеталар ясау һәм очыру

20:00 Зарема Раджабованың китап клубы (Дуглас Адамсның "Автостопом по галактике" китабы)

____

Яңалыкларны Милли Китапханәнең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында күзәтеп барыгыз:

https://kitaphane.tatarstan.ru/

https://www.instagram.com/kitaphane_tatarstan/

https://vk.com/kitaphane_tatarstan

https://www.facebook.com/kitaphane.tatarstan

https://t.me/millikitaphane 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International