2021 елның 18 мае көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Казан, Пушкин ур., 86) «Комфест» өстәмә профессиональ белем бирү үзәгендә укучы экскурсоводлар өчен Мәгълүмат көне үткәрелде.
Китапханәдән файдаланучыларның заманча цифрлаштыру шартларына яраклашуында ярдәм итү кысаларында китапханәнең электрон каталогыннан, тулы текстлы электрон тупланмалардан һәм башка төр белешмә-мәгълүмат ресурсларыннан, шул исәптән «Казан: шәһәр портретына бизәкләр» дигән дисклар коллекциясеннән кирәкле информацияне эзләп табу буенча консультация бирелде.
Булачак экскурсоводларга «Казанның, Татарстанның истәлекле урыннары» дип аталган, Милли китапханә сайтының, «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталының һәм кайбер башка челтәр системаларының шушы темага караган электрон ресурсларына, шулай ук «Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектлары» дигән рәсемле каталогка да күзәтү ясалган презентация күрсәтелде.
Катнашучылар шәһәрнең истәлекле урыннарына һәм экскурсияләр үткәрү методикасына багышланган мәгълүмат чыганакларын туплаган күргәзмә белән дә танышты.