2021 елның 19 мае көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Казан фәнни-тикшеренү технология университетының (КНИТУ-КХТИ) энергомашиналар төзелеше һәм технологик җиһазлар факультетында беренче курста белем алучы студентлар өчен уку процессы кысаларында семинар үткәрелде. Студентлар патент хокукы һәм интеллектуаль милекне саклау юнәлешләре буенча йомгаклау тесты тапшырдылар.