Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Казан, Пушкин ур., 86) Казан дәүләт мәдәният институтының социаль-мәдәни эшчәнлек факультеты студентлары өчен Мәгълүмат көне үткәрелде.
Китапханәдән файдаланучыларның заманча цифрлаштыру шартларына яраклашуында ярдәм итү кысаларында китапханәнең электрон каталогыннан, тулы текстлы электрон тупланмалардан һәм башка төр белешмә-мәгълүмат ресурсларыннан кирәкле информацияне эзләп табу буенча консультацияләр бирелде.
Мәдәният өлкәсенең булачак белгечләренә Милли китапханә сайтындагы, «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» порталындагы һәм кайбер башка челтәр системаларындагы электрон ресурсларга күзәтү ясалган мәгълүмати презентация күрсәтелде.
Мәгълүмат чыганаклары белән тагын да тулырак таныштыру максатыннан студентларга дәүләт библиографиясе басмалары да – китаплар елъязмалары, газета һәм журналлар мәкаләләренең елъязмалары һ.б. тәкъдим ителде.
Шулай ук катнашучылар өчен мәдәният өлкәсенә караган вакытлы матбугат басмаларын, методик материалларны, төрле сценарийларны туплаган күргәзмә дә әзерләнгән иде.