24 май – Славян язуы һәм мәдәнияте көне

2021 елның 23 мае, якшәмбе

Россиядә славян мәгърифәтчеләре Кирилл һәм Мефодийны данлау көне буларак, алар истәлегенә 1991 елдан башлап ел саен  билгеләп үтелә торган Славян язуы һәм мәдәнияте көне – мәгърифәт һәм рухият бәйрәме. Ул славян мәдәниятенең, рухи кыйммәтләренең һәм тарихи традицияләренең символы булып тора. Бу көннәрдә җәмәгатьчелекнең игътибары рус телен саклау мәсьәләләренә юнәлдерелә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында Кирилл һәм Мефодий тормышы турында кызыклы китап саклана:

Е. Де-Витте. Книга для чтения в школе и дома / Е. Витте. - Ковна: Типография Губернского правления, 1894

Вып.1: Начальная летопись, жития преподобного Антония и Феодосия Печерских, первоучители славянские св. Кирилл и Мефодий и несколько древне-русских поучений: с обозначением ударений на словах. – 2-е изд. – 1894. – 181 c.

Шулай ук китапханә фондлары славян мәгърифәтчеләре Кирилл һәм Мефодий төзегән, шуларның берсе исеме белән аталган кириллица язуына багышланган энциклопедик, белешмә һәм башка төр мәгълүмати чыганакларны да саклый.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International