Татарстанның Балык Бистәсе муниципаль районы Үзәк китапханәсендә 2021 елның 27 маенда китапханә хезмәткәрләренең «Бердәмлектә безнең көчебез» дип аталган семинары булды.
Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.К. Вафина мөрәҗәгать итте.
Семинар эшендә ТР Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары И.Г.Һадиев, ТР Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Л.М.Нәҗметдинова, ТР Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе З.Ә.Җамалиева, Балык Бистәсе муниципаль районының Үзәк, Үзәк балалар, авыллар китапханәләре хезмәткәрләре, шулай ук китап укучылар катнашты.
ТР Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары И.Г.Һадиев китапханәчеләрне һөнәри бәйрәм – Гомумроссия Китапханәләр көне белән котлады, 2021 елның Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе уңаеннан китапханәләр алдында торган бурычлар турында сөйләде. Ул шулай ук республикада китапханә хезмәте күрсәтүнең хәзерге торышы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңартылган бинасы, андагы актив эшчәнлек белән таныштырды.
Семинарда катнашучылар ифрат кызыклы һәм күпкырлы иҗади шәхес – уңышлы эшкуар ханым, Татарстанның атказанган аш-су остасы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Равилә Шәйдуллина-Мурат белән очрашты. Соңгы елларда аның ике томлы «Карт шомырт хатирәсе» китабы халкыбыз арасында киң танылуга иреште, әлеге басмаларның китапханәләр фондларына алынганнары һич тә киштәләрдә тормый – һаман укучылар кулында.
Танылган автор иҗатына багышлап, «Ә мин җирдә гади бер кеше» дигән әдәби кичә әзерләнгән иде, ул китап сөючеләр, язучы ханым иҗатын хөрмәт итүчеләр, шулай ук үз һөнәренә гашыйк китапханәчеләр күңелендә чын-чынлап бәйрәм кәефе тудырды.