КНИТУ(КХТИ) студентлары өчен йомгаклау дәресе

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Нәтиҗәләр ясыйбыз: 2021 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә КНИТУ(КХТИ) студентлары өчен, аларның уку процессы кысаларында, йомгаклау дәресе булды. ФИПС, Яндекс-патентлар, Googl-патентлар, ЕSPacenet кебек эзләү системаларын кулланып, патент аналитикасы буенча гамәли эш башкарылды. Студентлар авторлык һәм патентлык хокуклары белән бәйле тестлар узды. Китапханә хезмәткәрләре «Яңа килгән басмалар», «Укырга киңәш итәбез» рубрикаларына караган мәгълүмати күзәтү ясады, китапханәнең электрон каталогы белән эшләү тәртибен аңлатып күрсәтте.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International