25 июнь көнне 14:00 сәгатьтә тарих сөючеләрне кабат XX ел кулъязмаларына «чумарга» чакырабыз. Җомга көнне узачак очрашуда без узган лабораторияләрдәге истәлекләрне тәрҗемә итү эшен тәмамларбыз. Шулай итеп, седаны мәгълүмат китап бастыру өчен җитәрлек материал булып туплана. Без аны ике телдә 2021 елның көзендә нәшер итәргә планлаштырабыз.
Лабораториянең төп максаты – элек басылмаган кулъязма материаллары белән, киң тарихи җирлектәге вакыйгаларны автор күз аллавы (кабул итүе) аша күрсәтүче ике телдәге басмалар җыю һәм әзерләү.
Бу зур эшкә сез дә өлешегезне кертә аласыз — лабораториядә катнашу өчен сылтамадан узып теркәлегез. Катнашу өчен татар телен камил белү шарт. Иске татар (гарәп) графикасындагы текстларны укый белү тәҗрибәсе хуплана.