Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Югары Ослан муниципаль районының мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен 2021 елның 30 июнендә үткәрелгән күчмә укуларның катнашучысы булды.
Күчмә укытуны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау Ресурс үзәге, Республика яшүсмерләр китапханәсе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге һәм Югары Ослан муниципаль районының мәдәният бүлеге оештырды.
Югары Ослан районы мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре мәдәни эшчәнлекнең мөһим юнәлешләренә багышланган секцияләр эшендә катнаштылар. Болар – мәдәнияттә проект эшчәнлеге, муниципаль китапханәләр эшчәнлеген камилләштерү, матди булмаган мәдәни мирас, мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләрнең, балалар сәнгать мәктәбенең нәтиҗәле эшчәнлеге һ.б.
Укулар кысаларында Югары Ослан муниципаль районы авыл китапханәләре эшчәнлеген камилләштерү буенча күчмә семинар узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни тикшеренүләр һәм инновацияләр секторы мөдире С.Р.Дәүләтшина катнашты. Аның Югары Ослан районы китапханәчеләре алдында ясаган «Яңа буын китапханәсе тормыш итәргә булыша» дигән чыгышы китапханәләр үсешенең заманча тенденцияләре белән таныштырды.