Милли китапханә басмалары – конкурс җиңүчесе

2021 елның 9 июле, җомга

Ульяновск өлкәсендә төбәк мәдәни тормышындагы иң күренекле әдәби вакыйларның берсе – нәшриятлар басмаларының Бөтенроссия «Сембер китабы – 2020» күргәзмә-ярминкәсе узды. Ул 2004 елдан бирле килгән гадәт буенча алдагы елда Ульяновск өлкәсе җирлегендә басылып чыккан китапларны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Күргәзмә-ярминкә кысаларында В.И.Ленин исемендәге Ульяновск өлкә фәнни китапханәсе барлыгы 15 номинациядә китап һәм электрон басмалар конкурсы үткәрә.

Конкурсның «Төбәк китапханәсе әзерләгән иң яхшы басма» номинациясендә катнашу өчен Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә үзе нәшер иткән китапларны җибәрде. Алар:

  • Вехи истории Национальной библиотеки Республики Татарстан: От Казанской городской публичной библиотеки – к Республиканской библиотеке имени В.И.Ленина Татарской АССР. 1916–1965 гг. В 2 кн. Кн. 1: Архивные документы, материалы периодической печати и изданий / Национальная библиотека Республики Татарстан; сост. Р.У.Елизарова, К.Б.Фатхеева. – Казань: изд-во «Милли китап», 2020. – 276 с.: ил.
  • Вехи истории Национальной библиотеки Республики Татарстан: От Казанской городской публичной библиотеки – к Республиканской библиотеке имени В.И.Ленина Татарской АССР. 1916–1965 гг. В 2 кн. Кн. 2: Отчёты о работе библиотеки / Национальная библиотека Республики Татарстан; сост. Р.У.Елизарова, К.Б.Фатхеева. – Казань: изд-во «Милли китап», 2020. – 388 с.: ил.
  • Бакый Урманче көндәлекләре: 1965–1967 еллар / төзүчесе Р.Ф.Мәрданов. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2020. – 218 б. – («Татар археографиясе» сериясе; 26 нчы китап).
  • Бөек Ватан сугышы хатлары, солдат хатирәләре: Җиңүнең 75 еллыгына / төзүчесе Р.Ф.Мәрданов. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2020. – 276 б. – («Татар археографиясе» сериясе; 25 нче китап).
  • Шагиахметова Г.Г. Русская книга гражданской печати в фондах Национальной библиотеки Республики Татарстан. – Казань: изд-во «Милли китап», 2020. – 352 с.

Югарыда исемнәре аталган китапханә басмалары сериясе өчен «Төбәк китапханәсе әзерләгән иң яхшы басма» номинациясендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җиңеп чыкты һәм дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнде. Шушы күркәм казанышка ирешү белән барлык коллегаларыбызны, бигрәк тә китапларны әзерләүгә һәм нәшер итүгә турыдан-туры катнашы булган хезмәттәшләребезне котлыйбыз. Киләчәктә дә яңа иҗади уңышлар телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International