Календарьлар – вакыт бизмәне

2021 елның 9 июле, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, Каюм Насыйри тарафыннан татар телендә беренче басма календарь чыгарылуга 150 ел тулуга багышлап, «Календарьлар – вакыт бизмәне» дигән күргәзмә тәкъдим итә.

1871 елдан башлап мәгърифәтче-галим, тел белгече К.Насыйри, беренче мәртәбә календарь сүзен кулланып, еллык өстәл календаре чыгара башлый. 1877 елга хәтле галим үзенең бу басмаларын «Казан календаре» дип, ә 1878 елдан «Календарь» дип кенә атый. Ул аларны елга бер тапкыр чыгара, соңгысы 1897 елда дөнья күрә. Бары тик 1886, 1887 һәм 1895 елларда гына чыкмый кала. Күргәзмәнең нигезен кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында сакланучы шушы басма календарьлар тәшкил итә.

Биредә куелган К.Насыйри календарьлары төрле характердагы материалларга бай, заманында һәртөрле белешмәләр бирү ролен дә үтәгәннәр. Аларда Казанда ничә почта бүлекчәсе хезмәт күрсәткәнлеге һәм аларның эш сәгатьләре, нинди хатлар кабул ителүе, нинди маркалар ябыштырырга кирәклеге, бәясе күпме булганлыгына кадәр язылган. Шулай ук законнар турында да мәгълүмат бирелгән. Төрле темалардагы белешмәләрдән тыш, фәнни мәгълүматлар, әдәби әсәрләр, тарихи хәбәрләр, медицина өлкәсенә караган материаллар, риваятьләр, сынамышлар, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар бастырылган.

Шулай ук күргәзмәдә Ш.Хәмидинең «Мәңгелек календаре»н (1908), Ф.Халидинең «Егерме биш еллык адресный календаре»н (1898) да күрергә мөмкин. Мәгърифәтче, нашир-китапчы Ш.Рәхмәтуллинның 1890–1901 елларда чыккан өстәл календарьлары куелган. Нашир Ш.Шәһидуллинның рус һәм татар телләрендә басылган фәнни һәм сәүдә-сәнәгать календаре – «Шәрык вә Урал тарафының алыш-биреш вә кәсеп адрес-календаре» (1901) урын алган. Төсле булып чыккан бу календарьда товар һәм хезмәтләргә реклама текстлары куелган.

Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләп әзерләнгән; аеруча татар тарихы, татар халкының үткән гасырлардагы тормышы, көнкүреше белән кызыксынучыларны үзенә җәлеп итәр.

Күргәзмә китапханәнең Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт адресында урнашкан яңартылган бинасында эшли.

  

  

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International