Татар календарьләренә 150 ел уңаеннан китапханәдә күргәзмә уза

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Быел татар телендәге беренче матбугат — басма календарьләр барлыкка килүгә 150 ел тула. Татар дөньясында аларны беренче булып мәгърифәтче, язучы Каюм Насыйри 1871 елда чыгарган. Аның календарьләре татар телендә фәнни-популяр һәм иҗтимагый-публицистик стильләрне ныгытуга зур йогынты ясаган. Беренче татар календарьләре үрнәкләре белән безнең икенче каттагы уку залында, махсус күргәзмәдә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International