Район китапханәчеләренең белемен арттыруда катнашу

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Бүген без заманча китапханәләр эшчәнлегенең яңа шартлары, алардагы яңа таләпләр һәм тәртип кагыйдәләре турында күп сөйлибез.

2021 елның 21 июлендә ТР  Милли китапханәсе «Аксубай җирлекара үзәк китапханәсе» муниципаль бюджет учреждениесенең китапханә эше белгечләре өчен махсус оештырылган, «ҮКСта яшүсмерләр китапханәсе көне» дип аталган күчмә гамәли семинарда катнашты.

Милли китапханәнең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Ольга Ивановна Зуева «Цифрлаштыру чорында китапханә» дигән темага гамәли консультация үткәрде. Ул социаль челтәрләрдә аралашуның, туры эфирлар оештыруның, «Культура.РФ» порталы белән даими эшләүнең мөһимлегенә басым ясады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International