Күргәзмә үзе дә китап кебек: монда рәсемнәр дә, текстлар да, шәрехнамәләр дә бар. Артефактлар яңа күргәзмә форматларында — мэппинг, инсталляция, радиотрансляция өзекләре аша тәкъдим ителә.
Экспозицияне борынгы эпитафияләр инсталляциясе ачып җибәрә. Ә Алтын Урда чорын компьютер анимациясендә карарга була. XVII-XVIII гасырлар Ислам эстетикасы Казан федераль университеты һәм Милли китапханә кулъязмаларында чагылдырылган. XVIII-XIX гасырлардагы язу рәвешләре эволюциясе шулай ук кулъязмалар һәм инсталляцияләрдә күрсәтелә. Совет чоры китапларында өч графиканың берьюлы кулланылышын күзәтергә була.
Экспозициянең һәрбер бүлеге татар китапларын өч яктан күзаллый: халыкара престиж, глобаль бәйләнешләргә ачык булу һәм эчке төрлелек. Күргәзмә сирәк китап һәм кулъязмаларны күрсәтә генә түгел, ул узган чорлар һәм бүгенге көн сорауларына җавап бирә.
Чара Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.
Партнёрлар: ТР Мәдәният министрлыгы, Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә, ТР Милли музее, «Татарстан» ДТРК, Амстердам Университеты.
Билетлар түләүле: өлкәннәр өчен - 200 сум, мәктәп укучылары өчен - 100 сум.
Күргәзмә көн саен 12:00дән 20:00гә кадәр уза. Айның соңгы дүшәмбесе – китапханәдә җыештыру көне.