Китапханәнең икенче катында урнашкан уку залында «Шомлы еллар: 90нчылар тарихы һәм мәдәнияте» күргәзмәсе уза. Биредә бу чорны тасвирлаган материаллар тәкъдим ителә. 90нчы елларда телгә күп алынган сәясәтчеләре һәм вакыйгалар турында китаплар, музыка һәм сәнгате турындагы басмалар, мода журналлары — боларны актарып, 90нчы елларга кайтып килә аласыз.