1938 елда нәшер ителгән «Кызыл десант» китабын цифрлаштырдык

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Безнең электрон китапханә совет язучысы Дмитрий Фурмановның «Qzьl desant» («Красный десант») татар телендә язылган китабы белән тулыландырды.

Афзал Шамов тәрҗемә иткән бу китап латин графикасында 1938 елда чыккан. Биредә 1920 елның көзендәге вакыйгалар, Кырымнан Кубаньга Врангель гаскәрләре керү турында сүз бара.

Электрон китапханә порталында сез Дмитрий Фурмановның 30-нчы елларда татар телендә чыккан башка китаплары белән дә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International