Кәрим Тинчуринның исән чагында басылган «Alar өcәv ide» әсәре цифрлаштырылды

2021 елның 13 августы, җомга

Милли китапханәне порталында Кәрим Тинчуринның 1935 елда нәшер ителгән «Alar өcәv ide» комедиясе электрон версиясен табарга була.

Комедия геройлары Гөлшат һәм Равил яңа тормыш төзиләр. Әмма алар гаиләнең яңа корылышын төрлечә күзаллый. Пьеса социалистик төзелеш пафосы белән сугарылган. 

Әсәрнең тулы версиясе Милли китапханә фондларында саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International