Халыкара онлайн-форум быел белем бирү темасына багышланган. Чараларда катнашу өчен тыңлаучылар сыйфатында 11 илдән һәм Россиянең 42 төбәгеннән 16 меңнән артык кеше (120 кеше белгеч буларак) теркәлде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Республикада беренче югары белем алган дипломлы белгечләрнең 65 процентка якыны ел дәвамында эш таба. Аның сүзләренчә, Татарстанда яшьләрне һөнәри эшчәнлеккә әзерләү процессында зур сәнәгать предприятиеләре катнаша, шул исәптән нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше, авиатөзелеш, вертолетлар төзү, корабльләр төзү өлкәләрендә.
Чыганак: tatar-inform.tatar