«Татарстанлылар китапханәләр турында» социологик тикшеренүнең нәтиҗәләре басылып чыкты

2021 елның 14 августы, шимбә

2020 елда ТР Милли китапханәсе сайтында онлайн-форматта үткәрелгән «Татарстанда яшәүчеләр китапханәләр турында» дигән социологик тикшеренүнең нәтиҗәләре китапханәнең «Милли китап» нәшриятында басылып чыкты.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе социологик тикшеренү эшләрен күп еллардан бирле алып бара, әмма беренче мәртәбә өйрәнү объекты буларак китапханәләрдән файдаланучылар түгел, ә республикада яшәүче 1 200 кеше җәлеп ителде. Дөнья күргән басмада аларның киң даирә сорауларга карата фикерләре гомумиләштереп бирелә. Монда китапханәләргә һәм аларның цифрлаштырылган контентына ихтыяҗ мәсьәләләре дә, республикадагы дәүләт китапханәләренә карата мөнәсәбәт тә, респондентларның «китапханә» сүзен ишетүгә барлыкка килә торган тәэсирләре дә чагылыш таба.

«Тикшеренүдә катнашучыларның республикадагы китапханәләр эшчәнлеген яхшырту буенча тәкъдимнәренә күзәтү» бүлегендә респондентларның сүзләре аерым темалар нигезендә төркемләнгән, бу халыкның китапханә хезмәте күрсәтү өлкәсендәге ихтыяҗларын мөмкин кадәр тулырак рәвештә күзалларга ярдәм итә.

Әлеге басма республикада китапханә хезмәте күрсәтүне камилләштерүнең юнәлешләрен билгеләгән тәкъдимнәрне дә үз эченә алган. Мәгълүматны үзләштерү җиңелрәк булсын өчен текст янәшәсендә диаграммалар да бирелгән. Шулай ук таблицалар рәвешендәге кушымталар һәм кулланылган инструментарий да бар.

Татарстанда яшәүчеләр китапханәләр турында: социологик тикшеренү нәтиҗәләре / Татарстан Республикасы Милли китапханәсе; төз. Э.Г. Хөсәенова; җав. мөх-ре И.Г. Һадиев. – Казан: Милли китап, 2021. – 93 б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International