Милли китапханәдә «Рәсәйдә ислам V: шәһәрдәге мөселман субъективлыгы» мәктәбе ачылды

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Бүген китапханәдә «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсенең параллель программасы — исламны өйрәнүчеләр өчен «Рәсәйдә ислам V: шәһәрдәге мөселман субъективлыгы» мәктәбе эшен башлап җибәрде. Ачылыш тантанасында укучыларны «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсе белән таныштырдылар. Экскурсияне Ш.Мәрҗани исемендәге институт директоры урынбасары һәм күргәзмә кураторларының берсе Әлфрид Бустанов алып барды. 

Мәктәп программасына социология, лингвистика, чыганакларны өйрәнү һәм динне өйрәнү буенча семинарлар, экскурсияләр керә. Укытучылар арасында — Әлфрид Бустанов (Amsterdam University/ ТР ФА Тарих институты), Шамил Шиһалиев (Тарих институты, Махачкала), Федор Сметанин (ТДУ), Назари Стелла Шокур (ВШЭ), Lili Di Puppo (ВШЭ) һәм башкалар.

Мәктәптә белем алучылар — Россиядәге ислам мәдәниятен өйрәнүчеләр. Алар халыкара конкурста катнашып, биредә катнашу мөмкинлегенә ия булган. Конкурска гаризалар Россиянең төрле почмакларыннан, Якын чит илләрдән килгән. Беренче тапкыр бу мәктәп 2015 елда Казанда, аннан Дербентта, Санкт-Петербург һәм Пенза шәһәрләрендә узган.

Мәктәпнең максаты — Россиядә исламны өйрәнүчеләр өчен белем бирү мәйданчыгы булдыру. Биредә алар кызыксынуларын конкретлаштыра ала, исламны өйрәнүнең яңа алымнары белән таныша, булачак проект һәм эзләнүләре өчен идеяләр, белемнәр туплый.

Мәктәп кысаларында ачык чаралар да көтелә. 17 август көнне 11:00 сәгатьтә «Мөхәммәд-Сәет Сәетов һәм Кавказда белем деколонизациясе» лекциясе узачак. Ә 20 август көнне 15:30 сәгатьтә каллиграфия сәнгатенә багышланган «Точка» фильмын карарга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International