Швециядәге татар җәмәгатьчелеге вәкиле Түркәр Соуккан ТР Милли китапханәсенә 1952 елда чыккан уникаль «Хәбәрче» мәҗмугасен тапшырды

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Швециядәге милләттәшебез Түркәр Соуккан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшырган басмалар арасында 1952 елда Швеция төрек-мөселман дини-мәдәни оешмасы тарафыннан чыгарылып, бердәнбер саны дөнья күргән «Хәбәрче» мәҗмугасе аерым урын били. Җилем (гектография) ысулы белән чыгарылган бу җыентык Швециядәге татар җәмәгатенең, заманында аз санлы булуына карамастан, бик оешкан булуы һәм асыл ватаннарыннан читтә торганда да туган телләрен һәм милли үзаңнарын сакларга тырышуларын күрсәтә.

Әлеге мәҗмугадә тарихчы һәм журналист Тимербәк Дәүләтшинның X – XIII гасырлар Болгар дәүләте турындагы мәкаләсе, Финляндиядә яшәгән язучы һәм хәйрияче Хәсән Хәмидулланың «Төрек угылы», «Байрак тартышы» һәм Минһаҗ исемле шагыйрьнең «Ататөрек», «Әнкәй» исемле шигырьләре, юмористик хикәяләр, башваткычлар, игъланнар һәм котлаулар, чит ил матбугатында басылган хәбәрләр дөнья күргән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International