«Китапханә» журналы дөнья күрде

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең быелга кадәр «Китапханә хәбәрләре» дип аталган фәнни-гамәли журналының чираттагы саны, исеме «Китапханә» дип үзгәртелеп, шулай ук тышкы күренеше, бизәлеше һәм күпмедер күләмдә эчтәлеге дә яңартылып дөнья күрде. Яңартылган дизайн авторлары – Дамир һәм Ләйлә Җәлалетдиновлар.

Журнал Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм башка рәсми затларның яңартылган Милли китапханә бинасы ачылышында катнашуын сурәтләгән фоторәсемнәр белән башланып китә. Чираттагы сәхифәләр Милли китапханә директорының фәнни һәм методик эшләр буенча урынбасары И.Һадиевның «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе яңарыш һәм цифрлаштыру юлында» дигән, рус һәм татар телләрендәге мәкаләләре белән дәвам иттерелә. Алар яңартылган китапханә бинасы интерьерларының, соңгы бер елга якын вакыт дәвамында биредә узган вакыйгаларның бик күп матур һәм кызыклы фотосурәтләре белән тулыландырылган.

Алга таба яңартылган китапханә турында бирегә килгән кунакларның, муниципаль китапханәләр җитәкчеләренең, Инстаграм файдаланучыларының фикер-бәяләмәләре бирелгән.

Моннан тыш журналның яңа санында Кукмара районы журналистлары Э.Мөбарәкшина белән А.Гатауллинаның «Китап-фест–2021» төбәкара балалар китабы фестивале турындагы; Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең гыйльми сәркятибе М.Корнилованың «Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елында Татарстан китапханәләре», Яр Чаллы шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Галина Юстусның «Алга – галәм киңлекләренә: Яр Чаллы шәһәрендә “Библиотөн–2021”»; Милли китапханәнең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе О.Зуеваның «Республика китапханәләре эшчәнлегенең “PRO.Культура.РФ” мәгълүмат порталында чагылышы» мәкаләләре тәкъдим ителгән.

Журналда шулай ук 2018–2020 елларда Татарстан Республикасында биш модель китапханә оештырудагы эш тәҗрибәсен яктырткан язмалар урнаштырылган. Түбән Кама шәһәрендәге «Заман» уку һәм аралашу үзәгенең файдаланучылар белән эшләүдә яңача алымнар кулланган тәҗрибәсе яктыртылган.   

«Мирас» сәхифәсендә Россия Фәннәр академиясе профессоры И.Зайцев, Казан университеты Фәнни китапханәсенең бүлек мөдире Э.Әмирханова, Татарстан Милли китапханәсе гыйльми хезмәткәре И.Мөстәкыймов бергәләп язган «Алишер Нәвои әсәрләренең Казанда сакланучы кулъязма күчермәләре»; Милли китапханәнең редакция-нәшрият бүлеге баш китапханәчесе Р.Мәрдановның «Шагыйрь Мөхәммәтхаррас Каратаи иҗаты»; И.Мөстәкыймовның «Үткәннәрнең матур аһәңе»; ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның графика бүлеге мөдире О.Вербинаның «Патша бүләге. Г.И.Мешков коллекциясендәге Дюрер гравюраларның туплану тарихыннан», Э.Әмирханованың «Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе фондында татар теленең графикасын алмаштыру турында 1920–1930 нчы еллар плакатлары һәм шигарьләре коллекциясе дип исемләнгән мәкаләләр урын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International