Август аенда безнең китапханәгә язучы, тәрҗемәче, балалар өчен күпсанлы хикәяләр һәм романнар авторы Юлия Кузнецова килеп китте. Безнең фондларда аның укучылар яратып укый торган «Каникулы в Риге», «Дом П» китаплары инде бар иде. Безгә килгән көнне Юлия китапханәгә шәхси имзасы куелган «Фонарик Лилька» һәм «Помощница ангела» китапларын бүләк итте. Аларны тиздән балалар залыннан алып укый алачаксыз. Юлиягә зур рәхмәтебезне белдерәбез.